Игорь Комаров Идел буе Закон чыгаручыларның 77 нче утырышында катнашачак

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак

 

2025 елның 28 һәм 29 августында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Оренбург өлкәсендә эшләячәк.

29 августта Тулы вәкаләтле вәкил Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак, анда икътисадның өстенлекле тармакларына инвестицияләр җәлеп итү буенча иң эре проектларның берсе булган махсус икътисадый зоналарның Идел буе федераль округы регионнары үсешенә йогынтысы, шулай ук инвестиция законнары мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Сәфәр кысаларында Игорь Комаров Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев белән берничә социаль әһәмиятле объектта булачак, шулай ук төбәкнең социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар уздырачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International