РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле 2025 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашучыларны сәламләде

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

2025 елның 26 августында «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында Татарстан нефть – газ химиясе форумы-2025 үз эшен башлады.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Башлыгы (рәисе) Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, башка хакимият органнары җитәкчеләре, Бахрейн Корольлегеннән, Сербия Республикасыннан, Катар Республикасыннан, Мисыр Республикасыннан, Мавритания Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Беларусь Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан һәм Төрекмәнстаннан кунаклар катнашты.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы-Россиянең нефть-газ тармагындагы иң эре халыкара чараларның берсе.

Форум төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләрне һәм җайланмаларны алга җибәрү, шулай ук идеяләр алмашу, тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу, Сәнәгать һәм бизнес җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашуларын уздыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

Оештыручылар бай эшлекле программа әзерләделәр. Планлаштырылган түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр нефть-газ химиясе үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан нефть – газ химиясе форумы-2025тә катнашучыларны сәламләде.

"Нефть-газ химиясе ышанычлы нәтиҗәләр күрсәтә: яңа, заманча производстволар ачыла, продукция җитештерү күләмнәре арта, импортка бәйлелек кими.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин үзебезнең нефть-газ химиясенең зур потенциалга ия булуын берничә тапкыр билгеләп үтте. Безнең җитештерүчеләр сыйфатлы продукциягә эчке ихтыяҗны тәэмин итәргә һәм глобаль базарларда әһәмиятлерәк позицияләр алырга сәләтле.

Моның өчен барысы да бар: квалификацияле профессионаллар, алдынгы технологияләр, куәтле чимал базасы. Һәм бу конкурент өстенлекләрдән максималь файдаланырга кирәк", - диелә сәламләүдә.

Сәламләү сүзе азагында Игорь Комаров форумда катнашучыларга уңышлы тәҗрибә уртаклашуларын, конструктив диалог һәм нәтиҗәле эш теләде.

Быел форум аеруча зур әһәмияткә ия-ул «Татнефть»компаниясе оешуга 75 ел тулуга багышланган. Бу компания Татарстанның нефть-газ тармагы флагманына һәм инновацион үсеш символына әверелде.

Махсуслаштырылган күргәзмәдә Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән ике йөзгә якын алдынгы тармак компаниясе катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International