Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2025 елның 2 сентябрендә кич, 3 сентябрендә төнлә һәм көндез кыска вакытлы җилнең көчәюе белән секундына 15-20 метрга кадәр җиткән яшенле яңгырлар, төнлә һәм иртән аерым районнарда урыны белән томан көтелә. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International