Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елның 16 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 10:30 сәгатьтә Россия Федерациясенең барлык субъектларында дистанцион рәвештә «хезмәтне саклау һәм эштәге куркынычсызлык – 2025» (алда – тест) хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия тесты узачак.
Чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, имин тәртип культурасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның хезмәтне саклау өлкәсендәге хәбәрдарлык дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу максатларында үткәрелә.
Тест үткәрү катнашучыларга хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәренә бәйсез бәя алырга мөмкинлек бирәчәк.
Тестлауда теләгән һәркем катнаша ала.
Әлеге чарага зур кызыксыну булганлыктан, катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 5 сентябренә кадәр озайтылды.
Тестны Россия Хезмәт министрлыгының «Бөтенроссия Хезмәт фәнни-тикшеренү институты» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Тест үткәрү турында тулырак мәгълүматны сайтта карарга мөмкин www.testsafety.vcot.info.