700 дән артык татарстанлы сөяк мие донорларының Милли регистрына почта аша керде

2025 елның 25 июле, җомга

Донорларны дистанцион җыю буенча уртак проектны Россия Почтасы Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистры (Милли РДКМ) һәм Русфонд белән 2021 елның июленнән үстерә.Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасыннан почта аша сөяк мие донорлары регистрына 716 кеше гариза җибәргән.

Сөяк мие донорлары регистры-таныш булмаган каты авыру кешеләрне коткару өчен үз күзәнәкләре белән уртаклашырга әзер булган ирекле кешеләр мәгълүмат базасы. Регистрларда табиблар үз пациентлары өчен туры килә торган донорлар эзли. Туры килү ихтималы – 10 000 гә 1. Регистрда потенциаль донорлар никадәр күбрәк булса, шанс шулкадәр югарырак.

Регистрга керергә теләүчеләргә лаборатория эзләү һәм кан тапшыру мәҗбүри түгел. Почта аша биоүрнәкне мөстәкыйль алу өчен махсус җыелма алырга һәм шулай ук почта аша аны тикшерүгә бушлай җибәрергә мөмкин. Бу безнең ил өчен донорлар базасын тулыландыруның бөтенләй яңа ысулы.

Барлыгы дүрт ел эчендә Милли РДКМга почта аша Россиянең 87 төбәгеннән 30 000 гариза килгән. «Почта» донорларыннан туры килүләр һәм донацияләр 2023 елда башланды. 30 кеше чын донорлар   булдылар инде.

Россия Почтасы ярдәмендә җәлеп ителгән барлык иреклеләрнең яртысы диярлек өлкә үзәкләреннән ерак урнашкан зур булмаган торак пунктларда яши. Почта проекты барлыкка килгәнче, аларга кан алу өчен медицина офисларыннан территориаль ераклыгы аркасында регистрга керергә кыен булган. Әмма эре шәһәрләрдә регистрга керүнең яңа ысулы шулай ук популярлык казанды.

"Татарстан гадәттәгечә почта аша сөяк мие доноры булырга карар кылган иң күп иреклеләр булган Россия төбәкләре рәтенә керә. Шуның аркасында котылуга күбрәк кеше шанс ала. Безнең хезмәткәрләр даими рәвештә Казандагы регистр лабораториясенә ирекле кешенең генотибын билгеләү һәм типлаштыру өчен биообразлар китереп торалар", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы» ФПХИ матбугат хезмәте

Boris.Slutskiy@russianpost.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International