Агымдагы елның 12 августында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Г. Әхмәтҗанова рәислегендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрне үтәү комиссиясе утырышы булды.
Утырышта мәнфәгатьләр конфликтының килеп чыгу ихтималы турындагы мәсьәлә каралды.
Тикшерү нәтиҗәсендә мәнфәгатьләр конфликты булмау турында карар кабул ителде.