2025 елның 12 августы көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы LIХ утырышы узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2014 елның 12 ноябрендәге XLI-8 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты турында Нигезләмәгә өстәмәләр кертү хакында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2024 елгы бюджеты үтәлеше турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «2025 елга һәм 2026 – 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» 2024 елның 17 декабрендәге LIII-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Муниципаль районның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне 2026 елга һәм 2027 – 2028 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджетына күчерүләрнең өстәмә нормативы белән алмаштыруны килештерү турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2017 елның 28 декабрендәге XXV-6 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында биләве коррупция хәвефе белән бәйле булган муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген раслау турында.