2025 елның 12 августында 09.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының бюджет, финанс, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең 59/24 утырышы узачак

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

         2025 елның  12 августы  көнне сәг. иртәнге 10 нчы яртыда  422650, Татарстан Республикасы,  Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының  22 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең  59/24 нче  утырышы  булачак.

         Район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясе утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы  Сәфәрова  Алсу  Фәргать кызы тарафыннан  (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Alsu.Safarova@tatar.ru  электрон почтасына кабул ителә.

 

         Көн тәртибе:

         1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «2025 елга һәм 2026 – 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» 2024 елның 17 декабрендәге LIII-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International