Агымдагы елның 1 августында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Г. Әхмәтҗанова рәислегендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрне үтәү комиссиясе утырышы узды.
Утырышта мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу ихтималы турындагы мәсьәләләр, шулай ук эш бирүчегә элеккеге муниципаль хезмәткәрне эшкә алу турында хәбәр итү тәртибе каралды.
Карарлар кабул ителде һәм эш бирүчеләргә тәкъдимнәр җибәрелде.