Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2025 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә булачак «туристик салымны исәпләү һәм түләү тәртибе» темасына вебинарда катнашырга чакыра.

 

Чарада катнашучыларга сөйләячәкләр:

- Татарстан Республикасының кайсы районнарында туристлык салымы кертелде;

- бу салымны кем түли;

- туристлык салымын ничек дөрес исәпләргә һәм түләргә;

- салым декларациясен нинди срокларда тапшырырга кирәк.

 

Трансляция барышында спикерга кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар спикеры-Эльмира Хәмидуллина, Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы.

 

Катнашу бушлай. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/477942ab-2591-492d-a17a-a01e5e86d48b

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International