Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә яшь гаиләләргә ярдәм итү турында

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Россиялеләр изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алалар, алар ирле-хатынлы бәхетнең яклаучылары булып санала.

Балалы гаиләләргә, күпбалалыларга ярдәм итү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту – «Гаилә» милли проектының мөһим юнәлешләренең берсе. Ана капиталы, социаль контракт һәм башка түләүләрне һәм ташламаларны хәзер автомат рәвештә алырга мөмкин.

Бу социаль казначылык төзелгәннән соң мөмкин булды – ул дәүләт ярдәменең мөмкин булган чаралары турында мәгълүмат бирүне һәм түләүләрне гадиләштереп-белешмәләр җыеп тормыйча-гариза буенча яисә аннан башка гына алуны күздә тота.

Хәзер түләүләрнең 61 төре бар, шуларның 35ен кешеләр автомат рәвештә ала (гариза бирергә кирәкми). Шундый ук схема буенча социаль контракт төзергә мөмкин. Агымдагы елда 110,7 мең социаль контракт төзелгән, 323,3 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Бала тууны теркәгәннән соң ана капиталына сертификат шулай ук «Госуслуги»порталында актив рәвештә бирелә. Ел башыннан бирле балалары булган 800дән артык гаилә бу ярдәмне кулланган.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ярдәм чараларын билгеләү уңайлылыгы өчен бердәм цифрлы платформада җиде мәгълүмат банкы булдырылган: күп балалы гаиләләр, ветераннар, тәрбияләнүче балалар, башка ташламалы категорияләр буенча. Региональ түләүләрне социаль казначылыкка күчерү киләсе адым булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International