Татарстан территориясендә 2025 елның 16 июленнән 21 июленә кадәр урманнарда янгын куркынычы (4 класс) көтелә. Киңәш итәбез: гражданнарның урманнарга баруын чикләргә. Учак ягу, ачык ут куллану, урман аланнарында, бакчаларда, басуларда, агачлар астында коры үләнне яндыру тыела. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.