Миграция мәсьәләләре 2025 елның мартында Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узган Идел буе федераль округы Советы утырышында каралды
2025 елның 1 июленнән Россиядә мигрантларның килүен һәм эшчәнлеген контрольдә тотуны катгыйландыруга юнәлдерелгән яңа законнар үз көченә керде. Мәсәлән, биометрия буенча элемтә салонында шәхесен расламаган чит ил гражданнарына элемтә хезмәтләре күрсәтү тыела.
2025 елның 30 июненнән виза алу таләп ителмәгән чит ил кешеләренең керү тәртибе үзгәртелде. Хәзер чит ил гражданнары сәфәргә 72 сәгать кала RuID кушымтасы аша гариза җибәрергә тиеш. Анда визитның максатын күрсәтергә, фотографияне, шәхесне раслаучы документның фотосын һәм тавыш үрнәген йөкләргә кирәк. Бу үзгәрешләр Беларуссия гражданнарына, алты яшькә кадәрге балаларга һәм дипломатларга кагылмады. Киләчәктә цифрлы профиль кәгазь документларны алыштырачак һәм Россия территориясендә мигрантлар статусын контрольдә тотуны гадиләштерәчәк.
Элегрәк Россия Хөкүмәте чит тел буларак рус теленнән, Россия тарихыннан һәм чит ил кешеләре өчен Россия Федерациясе законнары нигезләреннән имтихан тапшыру тәртибен яңарткан иде. 2026 елның 1 гыйнварыннан тестлар бары тик компьютер технологияләрен кулланып үткәреләчәк, бу имтихан нәтиҗәләрен объектив рәвештә теркәп барырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, миграция мәсьәләләре турында 2025 елның мартында Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узган Идел буе федераль округы Советы утырышында фикер алыштылар. Чара йомгаклары буенча федераль һәм региональ хакимият органнарына миграция законнарын камилләштерү һәм хезмәт миграциясенә контрольне көчәйтү өлешендә тәкъдимнәр җибәрелде. Аларның бер өлеше Яңа кануннарда чагылыш тапкан.
Мәгълүмат РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте тарафыннан бирелде