Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр!
Мөселманнарны төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу көн авырлыклар кичерүчеләргә ярдәм итү зарурлыгын ассызыклый, кайгыртуның һәм катнашуның мөһимлеген искә төшерә. Күршелек, хөрмәт, үзара ярдәмләшү-безнең зур илебезнең көче шунда.
Идел буе федераль округының мөселман җәмгыятьләре регионнар үсешенә, тынычлыкны, татулыкны һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертәләр. Моның өчен Сезгә рәхмәт.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы телим!
Игорь Комаров