Татарстан Республикасыннан Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак
2025 елның 6 июнендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Пенза өлкәсендә эшләячәк.
Тулы вәкаләтле вәкил Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак. Көн тәртибендә ике төп тема: массакүләм спортны үстерү һәм инфраструктурадан файдалану мөмкинлеге, шулай ук шәһәр читендәге ял һәм балаларны савыктыруны оештыру.
Шул ук көнне Тулы вәкаләтле вәкил губернатор белән берничә социаль әһәмиятле объектта булачак, шулай ук ике яклы очрашу кысаларында Игорь Комаров һәм Олег Мельниченко төбәкнең социаль-икътисади үсеше турында фикер алышачак.
Мәгълүмат РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте тарафыннан бирелде