Балык Бистәсендә эшмәкәрләр өчен интенсив узачак

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 17 июльдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Башлыгы (рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшкуарлар өчен «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында бизнес-интенсив үткәрәчәк.

Чара программасында җәмәгать кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Башлыгы (рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең әйдәүче экспертлары чыгышы, шулай ук эшкуарларга юридик консультация күрсәтү каралган.

Интенсив агротехник техникум бинасында узачак. Балык Бистәсе (Октябрьнең 60 еллыгы ур., 1 й.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International