Россия почтасы Татарстанда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналары булган бүлекчәләр санын икеләтә арттырачак

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Почта Татарстан бүлекчәләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналарын ачуны дәвам итә. Хәзер хатларны һәм посылкаларны республиканың 42 бүлегендә мөстәкыйль рәвештә әзерләргә мөмкин. Сервис килүчеләр почтада үткәргән вакытны 2 тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирде.

 

2024 елда сервис Татарстанның 35 почта бүлекчәсендә эшли башлады, бу ел дәвамында аны 69 бүлекчәгә таратачаклар. Россиядә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналары Калининград өлкәсеннән Ерак Көнчыгышка кадәр иң үтүчән шәһәр почта бүлекчәләрендә эшли.

«Форматны эшләтеп җибәргәннән соң бер ел узды, һәм без почта бүлекчәләрендә җибәрүләрне мөстәкыйль әзерләү клиентларда бик популяр булуын күрәбез: узган апрельдән алар шул рәвешле 5,8 млн җибәрү рәсмиләштергәннәр. Вакытны экономияләү, клиентлар өчен процессны гадиләштерү һәм операторлар өчен йөкләнешне киметү — сервисның төп максатлары, һәм нәтиҗәләр буенча ул аларга тулысынча җавап бирә», — дип шәрехләде Россия Почтасы генераль директорының беренче урынбасары Максим Цыпин.

 

Почта хезмәтләреннән файдаланучы һәркемнең посылкаларны һәм хатларны сайтта яки компаниянең мобиль кушымтасында җибәрүгә мөстәкыйль әзерләү мөмкинлеге бар-шулай итеп вакытны экономияләү тагын да күбрәк булачак. Моннан тыш, бланкны бастырып чыгарырга һәм почта бүлегендә хезмәт өчен түләргә була, бу берничә минут алачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы» ФПХИ матбугат хезмәте

Boris.Slutskiy@russianpost.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International