2025 елның 21 маенда Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин рәислегендә «Идел-Янцзы»форматында төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышы узачак. Чарада Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәге (Аньхой, Цзянси, Хубэй, Хунань, Сычуань, үзәк буйсынудагы Чунцин шәһәре) вәкилләре катнашачак.
Утырыш кысаларында ике яклы хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре, шул исәптән сәнәгать җитештерүе, логистика, авыл хуҗалыгы һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәләрендәге проектлар каралачак. Бу өлкәләргә 8 майда Россия-Кытай сөйләшүләре вакытында Владимир Путин һәм Си Цзиньпин да тукталып үттеләр. Шулай ук Россия регионнары һәм КХР провинцияләре арасында килешүләр имзалау планлаштырыла.
Шул ук көнне кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка барачаклар. Казан (Идел буе) федераль университетында «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын ачу тантанасы, Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салачаклар һәм Казан Кремленең төп истәлекле урыннарын караячаклар.
Белешмә:
«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне координацияләү максатларында төзелде.
Беренче утырыш 2016 елда Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чебоксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянси провинциясенең Наньчан шәһәрендә узды, быел советның бишенче утырышы Казанда узачак.