Татарстанлылар Төркиядә ял итүче якын кешеләренә акча күчерүләре җибәрә алалар

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Массакүләм яллар сезоны башлану белән Россия Почтасы Татарстан халкына Төркиягә моменталь акча күчерү мөмкинлеге турында искә төшерә. Бу ил, гадәттәгечә, республика халкы чит илләрдә ял итү өчен сайлаган юнәлешләр топына керә. Сервис уңайлы, кирәк була калса, өйдән еракта ял итүче туганнарына яки дусларына тиз арада акча җибәрергә мөмкинлек бирә.

Төркиягә күчерүләрне Россия Почтасы комиссиясез үткәрә. Акчаларны Республиканың 1 000 нән артык почта бүлекчәсеннән күчерергә мөмкин. Бер тапкыр акча күчерүнең максималь суммасы 300 000 сум тәшкил итә.Төркиядә алучылар шунда ук 124 ноктада акча ала алачак.

"Россия Почтасы клиентлары безнең бүлекчәләрдән акчаларны инде 16 юнәлеш буенча җибәрә ала. Бу отышлы һәм уңайлы, чөнки бүлекләр җәяү барып җитәрлек. Моннан тыш, күчерүләр Россия Почтасының яңартылган кушымтасында да бар", - дип билгеләде Россия Почтасының продуктлар һәм сервислар үсеше буенча директоры Антон Нечаев.

Исегезгә төшерәбез, компания клиентлары акчаларны тагын 15 юнәлеш буенча күчерә ала: Грузия, Төркмәнстан, Кыргызстан, Казахстан, Беларусь, Әрмәнстан, Азербәйҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан, шулай ук Сербия, Молдова, Көньяк Осетия, Абхазия, Кипр һәм Грециягә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Пресс-служба УФПС "Татарстан почтасы" АО «Почта России»

Boris.Slutskiy@russianpost.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International