2025 елда Тольяттида навигациянең беренче көнендә РФ Президенты ярдәмчесе Николай Патрушев Идел буеның иң эре логистик үзәкләренең берсе эше белән танышты.
Дәүләт башлыгы ярдәмчесе белән бергә порт комплексына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев һәм федераль һәм төбәк ведомстволарының башка җитәкчеләре килде. Тольятти порты эше турында кунакларга «КуйбышевАзот» ГАҖ генераль директоры Александр Герасименко һәм «Порт Тольятти» ГАҖ генераль директоры Павел Королев сөйләде.
Кунаклар порт – причаллар территориясен, йөк төяү техникасын һәм 1800 TEU сыйдырышлы контейнер терминалын карадылар. Уңайлы географик урнашуы һәм алга киткән инфраструктурасы Тольятти портын регионара сәүдә һәм ташуның төп элементларының берсе итә; бүген ул пассажирлар һәм йөкләр, минераль ашламалар ташуга ихтыяҗны, шулай ук транспортның барлык төрләренә төяү-бушату эшләрен тәэмин итә.
Александр Герасименко Самара өлкәсе агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән Тольятти портының җитештерү куәтләрен реконструкцияләү һәм модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Әлеге программаның нәтиҗәсе 2018 елдан авыл хуҗалыгы продукциясен күчереп төяүне 9 мәртәбә 550 мең тоннага кадәр арттыру һәм гомуми йөк әйләнеше 5 мәртәбә арту.
Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров фикеренчә, порт потенциалын максималь файдаланырга кирәк. Самара өлкәсе предприятиеләренең һәм төбәк белән чиктәш булган яисә йөк порты белән транспорт бәйләнеше булган башка РФ субъектларының мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, порт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә һәм яңа логистик чылбырлар төзергә кирәк.
Белешмә.
Тольятти порты, «КуйбышевАзот» ГАҖнең бүлендек компаниясе буларак, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы продукциясен транспортның барлык төрләренә (контейнерлар, тимер юл вагоннары, су транспорты) төяп җибәрүне үзләштергән аз санлы предприятиеләренең берсе, бу төбәк аграрийларының конкурентлык сәләтен арттыруда турыдан – туры чагылыш таба. Порт төрле йөкләрне күчерү буенча универсаль мөмкинлекләргә ия – өеп салынганнардан алып контейнерларга кадәр. Үзенең елга флотына ия булып, «Порт Тольятти» ГАҖ шулай ук регионның пассажирлар ташу ихтыяҗын тәэмин итә, Идел һәм Кама буйлап минераль-төзелеш йөкләрен, Балтыйк һәм Азов диңгезе портларына кадәр минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм йөкләрне Россиянең Европа өлешендәге эчке су юллары буйлап ташый.
Мәгълүмат һәм фото РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте тарафыннан бирелде