Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 5 меңнән артык булачак әнигә йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән

2025 елның 18 марты, сишәмбе

          2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль   фонд   бүлеге  булачак  5015 әнигә йөклелек  һәм  бала табу буенча иминият  пособиесе  түләде.

          Әлеге төр түләү йөкле яисә өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга  бирелә. Ярдәм күләме төрле факторларга: хезмәт хакының зурлыгына, бала табуның катлаулылыгына, йөклелекнең бер яки күп яралгылы булуына бәйле.

         Пособие бала туганчы  70 көн һәм туганнан  соң 70 көн өчен түләнә. Өч ай тулмаган  баланы  уллыкка алган очракта пособие уллыкка алынган көннән алып баланың туган көненнән 70 календарь көн узганчыга кадәр түләнә. Күп яралгылы  йөклелек яки баланы авыр тапкан  очракта ял  вакыты арттырыла. Игезәк балалар тапкан  хатын-кыз 194 көн өчен пособие алачак: бу очракта бала туганчы-84 көн, бала туганнан соң-110 көн өчен пособие түләнә. Берьюлы ике һәм аннан күбрәк баланы уллыкка алган очракта, түләү срогы 110 көнгә кадәр арттырыла.

         2025 елда пособиенең максималь күләме 140 көн (70 +70) өчен 794 355,80 сум, 194 көн өчен (84 +110) - 1 100 750,18 сум тәшкил итәргә мөмкин.

        Пособие күләме йөклелек һәм бала табу буенча ял  башланганчыга кадәр  ике календарь ел өчен исәпләнгән уртача хезмәт хакына бәйле. Әгәр бу ике елда хатын-кыз йөклелек һәм бала табу ялында яки бала карау ялында булса, календарь елларны аның гаризасы буенча алыштырырга мөмкин. Әлбәттә, үзгәреш пособие күләменең артуына китергән очракта гына гариза кабул ителә.

       Социаль фондның Татарстан бүлеге ял чорына тиешле барлык  пособиене берьюлы күчерә. Түләү  эш бирүче тарафыннан белешмәләр һәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар бирелгән көннән  соң 10 эш көне эчендә башкарыла. Акча  булачак әнинең  счётына күчерелә  яисә почта аша җибәрелә.

        Сораулар булган очракта, сез дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә  08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне  08:00 дән 15.45кә  кадәр  8-800 100 0001 телефоны буенча бердәм

 

 

 

контакт-үзәккә шалтырата аласыз (шалтырату бушлай). Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның  рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:

- ВКонтакте

- Одноклассниках

- Telegram,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International