Игорь Комаровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2025 елның 7 марты, җомга

Кадерле хатын-кызлар!

 

        Сезне чын күңелдән гүзәл бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

        Сез-гаилә нигезе, сезнең ярдәм белән безнең дөнья яхшыра: матурлана, җылына һәм күңеллерәк була. Сез - чын профессионаллар, кайгыртучан әниләр, бик яхшы хуҗабикәләр һәм чын дуслар.

        Бүген, Россия махсус хәрби операция алып барганда, безнең яклаучылар сезнең өчен, киләсе буыннарның бәхетле киләчәге өчен көрәшәләр, һәм сезнең ярдәмегез – уртак Җиңүнең аерылгысыз өлеше.

        Кадерле хатын-кызлар, бу язгы бәйрәм сезгә чын күңелдән шатлык, җылылык, мәхәббәт һәм якыннарыгызның игътибарын китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа казанышлар өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

Игорь Комаров

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International