Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Болытлы. Төнлә һәм иртән кар, аерым районнарда буран. Көндез кечкенә, урыны белән уртача кар, юеш кар. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән төнлә һәм иртән 15-18 м/с, көндез 14 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚. Көндез максималь температура -1..+2˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре.