2025 елның 4 февралендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш LV утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. «Балык Бистәсе районының Мактаулы гражданины» исеме турындагы Нигезләмәне раслау турында.
2. «Балык Бистәсе районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 07.07.2022 № XXII-3 карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең 2024 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгаклар һәм алдагы чорга бурычлар турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 01.12.2021 № XV-4 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.