2025 елның 4 февралендә 9.40 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 22 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенең 55/7 нче утырышы булачак.
Район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
1.Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең 2024 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгаклар һәм алдагы чорга бурычлар турында.