Без барыбыз да беләбез, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта һәм кыш алардан баш тартырга сәбәп түгел. Бигрәк тә елның шушы чорында чаңгыда, тимераякта, сноубордта һәм хәтта чанада шуу мөмкинлеге ачыла. Чаңгылар нәрсәсе белән файдалы? Бу кышкы спорт төре озак вакыт дәвамында туктаусыз хәрәкәт итүне күздә тота. Мондый йөкләнешләр чыдамлыкны арттыра, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, терәк-хәрәкәт аппараты эшен яхшыртырга ярдәм итә, арка, бот, корсак, янбаш, аяк, кул мускулларын ныгыта һәм тулаем ИММУНИТЕТны арттыра. Моннан тыш, чаңгыда йөрү ябыгырга ярдәм итә. Интенсивлыгына карап, чаңгыда йөрү сәгатенә 500-600 калориягә кадәр яндырырга мөмкинлек бирә. Тимераяклар нәрсәсе белән файдалы? Җитезлек, тизлек, сыгылмалылык һәм тигезлекне тота белү – болар барысы да тимераякта шууны бик яхшы өйрәтә. Шугалакта вакыт уздырып, сез тәннең аскы өлешендәге мускулларны үстереп кенә калмыйсыз, ә бәлки организмның тонусын һәм аның төрле инфекцияләргә каршы тору сәләтен арттырасыз. Сноубордта шуу нәрсәсе белән файдалы? Тау битләрен яуларга яратучылар өчен сноубордта шуу яки «сноубординг»бик яхшы туры киләчәк. Бу спорт төре сезгә вестибуляр аппаратны үстерергә, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасы эшен нормага китерергә ярдәм итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сноуборд дәресләре вакытында мускулларның барлык төркемнәре, бигрәк тә аяклар, янбашлар, корсак һәм ботлар җәлеп ителгән, шуңа күрә даими рәвештә сноуборд белән шөгыльләнү сезгә Зифа тәнгә ия булырга ярдәм итәчәк. Чанада шуу нәрсәсе белән файдалы? Гаҗәпләнмәгез, чанада шуу да организм өчен файда китерә. Күпләр мондый шууны балалар уены дип кабул итә, тик чынлыкта бу тәнне тонуста тотып торуның бик яхшы ысулы. Сер нәрсәдә? Төшү һәм күтәрелү вакытында организм уртача кардионагрузка ала, шуның нәтиҗәсендә йөрәк мускулы ныгый, кан басымы нормальләшә. Өстәвенә, чанада төшү үзе сезгә уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк һәм «антидепрессант»булып эшләячәк. Кыш көне спорт белән шөгыльләнгәндә гомуми тәкъдимнәр: Һичшиксез, табиб белән киңәшләшегез һәм кышкы спорт төрләренең берәрсе белән шөгыльләнгәнче мондый физик активлыкка каршы күрсәтмәләр юкмы икәнен ачыклагыз. Үз мөмкинлекләрегезне аек бәяләгез. Әгәр дә Сез, үзегезне сноубордка яки тимераякка басуыгызны ышанычсыз хис итәсез һәм яңа спорт төрен үзләштерү сезгә җиңел бирелмәвен сизәсез икән, ниндидер гадирәк нәрсәгә өстенлек бирегез (чаңгы, чана). Ач карынга кышкы спорт белән шөгыльләнмәгез. Тренировкалар өчен оптималь вакыт – ашаганнан соң бер-ике сәгать узгач. Җитәрлек күләмдә сыеклык кулланырга онытмагыз, спорт белән шөгыльләнгәндә ул организмга бик кирәк. Кием сайлауга игътибар белән карагыз. Спорт белән шөгыльләнү өчен киемдә экономияләмәгез, бигрәк тә термобельеда. Киемне нинди спорт төре белән шөгыльләнергә җыенуыгызга карап сайлагыз. Саклануны игътибарсыз калдырмагыз. Ул мөмкин булган җәрәхәтләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.