Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданин мөрәҗәгате буенча урман законнарының үтәлешен тикшерде. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Тарлашы авылында 10 тал токымы агачы киселүе ачыкланды. Табигатьне саклау прокуроры тикшерү материаллары Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсенең «г» пункты 2 өлеше буенча гаепле затларны җинаять эзәрлекләү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде. Урман утыртмаларын законсыз кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 80 мең сумнан артык тәшкил иткән. Зыянны каплау мәсьәләләре прокуратура контролендә тора.