2024 елның 17 декабрендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш LIII утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. 2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2024 елның 31 маендагы XLIX-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирлекләре территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында Нигезләмәгә Балык Бистәсе районы прокуратурасының 2024 елның 27 ноябрендәге 02-08-02-2024/462-24-20920030 номерлы протестын карау хакында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2021 елның 1 декабрендәге XV-1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәгә Балык Бистәсе районы прокуратурасының 2024 елның 27 ноябрендәге 02-08-02-2024/460-24-20920030 номерлы протестын карау хакында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2021 елның 1 декабрендәге XV-2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәгә Балык Бистәсе районы прокуратурасының 2024 елның 27 ноябрендәге 02-08-02-2024/461-24-20920030 номерлы протестын карау хакында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Балык Бистәсе шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләренең бер өлешен кабул итү турында.