Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Аязучан болытлы һава. Бераз кар, көндез урыны белән. Аерым районнарда буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -11..-14, аязганда -17 кадәр. Көндез максималь температура -8..-11˚. Юлларда бозлавык.