җәмгыять «пирогы»

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Замана Бендерлары җиңел юл белән акча табып баюның  яңадан-яңа  ысулларын уйлап табалар.  Бер “эшмәкәр”  буш яткан  җир участокларын  үзләштерү кәсебенә керешкән. “Дача амнистиясе”  гамәлгә кергәч бу ир-егет авыл халкына теркәү палатасында җирләрен  рәсмиләштерүгә булышырга  алына.  Авыл җирлеге башлыгының ышанычын яулап конторадан  мөһерле авыл җирлеге бланклары да урлый. Кайда нинди җирнең буш ятканын да бик яхшы белә инде эшмәкәребез. Хуҗалык кенәгәсеннән ялган өземтә тутыра да, җирне үзенеке итә.  Авыл җирлеге башлыгы өчен   кул куеп Росреестрның Балык бистәсе  бүлегенә тапшыра.  Дәүләт теркәве турында  белешмә кулына кергәч җир участогын сатып җибәрә.  Менә шулай җиңел генә кергән акча  “эшмәкәр”нең күзен кыздыра инде. Аппетит ашаганда ачыла, диләр бит. Әллә кая барасы да түгел, буш яткан җирләр бихисап авылда. Шул ук схема буенча  тагын бер җир участогын үзләштерә ул. Аннары өченчесен... Алга таба да җәмәгать “пирогы”ның  татлы кисәкләрен эләктерер иде дә, район прокуратурасы каршы төшә шул. Җир закончалыкларының үтәлешен тикшерү барышында  хуҗалык кенәгәсеннән алынган өземтәләрнең дөреслеккә туры килмәве, ялган мәгълүматлар язылуы ачыклана. Әлеге җир участокларын сатудан  2 миллион  442 мең 739 сум зыян китерелә.

Балык бистәсе район суды тарафыннан  “эшмәкәр” РФ җинаятьләр кодексының  159 маддәсе 3, 4 бүлекләре  буенча гаепле дип табылды һәм ул  шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде, 10 мең сум штраф салынды. Балык бистәсе районының башкарма комитеты да аңа 2 442 739 сумга  дәгъва белдерде. Аның бер өлеше  кире кайтарылды инде. Менә шулай, без капчыкта ятмый шул. Кыңгыр эшләр  кырык елдан соң да ачыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International