Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарының үтәлеше тикшерелде

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан агачны исәпкә алуның һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына белешмәләр керткәндә урманчылыклар эшчәнлегендә хокук бозулар ачыкланды Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарының үтәлеше тикшерелде. Минзәлә һәм Яшел Үзән урманчылыкларының вазыйфаи затлары тарафыннан агач сату-алу шартнамәләре турындагы белешмәләрнең агачны исәпкә алуның һәм аның белән алыш-бирешләрнең бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына закон таләпләрен бозып кертелүе билгеләнде. Табигатьне саклау прокуратурасы карары буенча РФ КоАП 8.28.1 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында алты эш кузгатылган, алар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International