Балык Бистәсе районында йөкле хатыннар көне узды

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Халыкара Әниләр көне алдыннан, шулай ук илебез территориясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында йөкле хатын-кызлар өчен "Могҗиза көтеп"дигән чара узды.  Чарага балалы һәм йөкле гаиләләргә хезмәт күрсәтүче ведомство хезмәткәрләре: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, акушер-гинеколог, табиб-педиатр, ЗАГС бүлеге начальнигы, миграция мәсьәләләре буенча бүлек белгече, социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы, социаль фонд клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары һәм "7-Я"яшь гаилә клубы җитәкчесе җәлеп ителде.  Белгечләрнең һәркайсы балалы гаиләләргә, ә медицина хезмәткәрләре йөклелек һәм бала табу чорының үзенчәлекләре турында сөйләде.  Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре чара кунакларына җырлар башкарып яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International