«Хокукый ярдәм көне»

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2013 елдан башлап ел саен 20 ноябрьдә «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрә.

Әлеге чара кысаларында 2024 елның 20 ноябрендә «1 нче Балык Бистәсе гимназиясе» МББУ базасында 8 сыйныф укучылары өчен хокук белеме дәресе үткәрелде. Чарада Балык Бистәсе районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Жолобов Максим Николаевич, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе нотариаль округы нотариусы Слепцова Алина Валерьевна, Балык Бистәсе муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлеге башлыгы Калиев Булат Рөстәм улы, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы КДНиЗП җаваплы сәркатибе Быльнова Елена Васильевна, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең участок уполномоченные Басаркина Альбина Аркадьевна катнаштылар.

Укучылар кунакларның кануннарны белүгә багышланган сорауларына җавап бирделәр, төрле ситуацияләрне рәхәтләнеп чиштеләр. Шулай ук үзләренең гамәлдәге законнарга кертергә теләгән тәкъдимнәрен әйттеләр, үз хокукларын һәм бурычларын белүләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, командада бердәм эшләүләрен күрсәттеләр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International