2024 елның 21 ноябрендә Полянка китапханә-ял үзәгендә тәрбиягә бала алган аналарны хөрмәтләүгә багышланган Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.
Чараны Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.
Үзәк мөдире Зарипова Гөлназ Җәүдәт кызы катнашучылар өчен эчтәлекле әңгәмә, кызыклы уеннар әзерләде.
Очрашу җылы һәм игелекле атмосферада узды, һәр кеше тормышында иң мөһим нәрсәләр - ата-ана мәхәббәте турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар ышанычы, тәрбия стильләре, стресслы ситуацияләрне җиңү, яшүсмерләрнең күчеш яше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл азагында катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, үзләренең тәрбия стратегиясен бәяләделәр.