2024 елның 26 ноябрендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш LII утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. «2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советы карары проекты хакында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Балык Бистәсе шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең төзекләндерү өлкәсендә предметы булып җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү һәм күрсәтелгән мәсьәләне норматив-хокукый җайга салу торган муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрен кабул итү турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-6 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.