Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем була. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, төнлә урыны-урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚. Көндез максималь температура 0..-3˚. Юлларда урыны белән бозлавык.