Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява; урыны белән томан. Көндез яңгыр һәм юеш кар ява, кайбер районнарда көчле. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, җилләр тизлеге 16-21 м/с, төнлә урыны белән. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚. Көндез максималь температура 0..+4˚. Төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.