. Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча(Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явып тора. Көндез кечкенә, урыны белән уртача яңгыр һәм юеш кар явып тора. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Көндез максималь температура +4..+7˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.