Аденовирус инфекциясе-башлыча өске сулыш юлларының лайлалы тышчасын, күзләрне, шулай ук лимфа системасын зарарлаучы вируслы йогышлы авыру. Авыру ешрак һава-тамчы юлы белән йога, Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә вирус һавага керә, аннары йогышлы һаваны сулаганда кеше организмына үтеп керә. Контакт-көнкүреш юлы сирәгрәк очрый – авыру кеше белән тыгыз элемтәдә булганда яки кулларның гигиенасы җитмәгәндә. Соңгы юл балаларга хас. Вирус организмга кертелгәннән алып беренче симптомнар барлыкка килгәнгә кадәр 1 көннән 2 атнага кадәр, әмма ешрак 5-8 көн уза. Аденовирус инфекциясе клиник билгеләре төрлелеге белән аерылып тора. Авыру кискен рәвештә тән температурасының 38-39°С ка (сирәгрәк 40°С ка) кадәр күтәрелүеннән башлана. Авыру башланганнан соң 2-3 көн үткәч, күз авыртулары һәм мул итеп күз яшьләре ага башлый. Аз гына сүлпәнлек, гомуми хәлсезлек, аппетитның начараюы күзәтелә, баш авыртуы ихтимал, ә мускул һәм буын авыртулары сирәк була. Авыру катлаулануларга (отит, синусит, кайчакта вируслы һәм икенчел бактериаль инфекциянең ярашуы нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы) китерергә мөмкин. Авыруны профилактикалауда специфик булмаган профилактикага зур роль бирелә: - җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны даими рәвештә сабын белән яхшылап юарга; - авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмаска, мәсәлән-төчкерәләр яки йөткерәләр.; - кешеләрнең күпләп җыела торган урыннарында булу вакытын кыскартырга, борынны һәм авызны саклый торган медицина битлеген кияргә һәм аны вакытында алыштырырга, кимендә 3 сәгатьтән соң; - бинаны даими җилләтергә, дымлы җыештырырга; - составында С витамины булган ризыкларны (мүкләвек, брусник, лимон һ. б.) мөмкин кадәр күбрәк кулланырга.; - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йокы туйдырырга, баланслы тукланырга һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.