Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укучылары, укытучы Л. Р. Миңнегалиева җитәкчелегендә, "Әтинең календарь көне" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсен әзерләделәр. Яшь рәссамнар үз әтиләренең образын тудыруда бик тырышканнар, үзләренең рәсемнәренә аларга карата зур мәхәббәт салганнар, чөнки һәр баланың әтисе - иң көчле һәм кыю, иң яхшы һәм әйбәт, кабатланмас һәм алар барысы да балалар тормышында мөһим урын алып тора.
Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне, кадерле әтиләребез!