2024 елның 22 октябрендә 9.45 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 20 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча буенча даими комиссиясенең 51/3 нче утырышы булачак.
Район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларны мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турында Нигезләмә хакында.