2024 елның 22 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы LI утырышы булачак

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

2024 елның 22 октябрендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы  LI утырышы  булачак.

Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны  буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.

 

Утырышның көн тәртибе:

 

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 14 декабрендәге «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» XLIV-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 26 сентябрендәге XLII-2 номерлы  карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында Бюджет процессы турындагы  нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2013 елның 2 декабрендәге №XXXI-4 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районын территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.

4. Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә аренда хокукында инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир кишәрлекләрен беренче чиратта бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының  2023 елның 25 маендагы XXXVIII-10 номерлы  карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларны мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турында Нигезләмә хакында.

7. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен кабул итү турында.

8. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 16 октябрендәге  III-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

9. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 14 декабрендәге «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре комиссиясе турында» XLIV-6 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International