«БумБатл» акциясенең юбилей сезоны 23 сентябрьдә старт алды. Быел масштаблы экологик проект яңадан " Экология" милли проектына ярдәм йөзеннән "Экосистема" Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза. Акциянең төп максаты-кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру. Макулатура җыю акциясендә илнең һәр кешесе катнаша ала. Иң яхшы нәтиҗә өчен гаилә белән дә көрәшергә була – Гаилә елында моның өчен аерым номинация барлыкка килде. Традиция буенча, коллектив зачетны балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары арасында үткәрәчәкләр. Шулай ук кәгазьне эре җитештерү предприятиеләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тапшырачак.