«Милли приоритетлар» АНО һәм Россия Хезмәт министрлыгы «Россия эше»кадрлар үзәкләре хезмәтләрен алга этәрү буенча коммуникация кампаниясен башлап җибәрде. Бу үзәкләрнең эш бирүчеләргә файдалы булуына басым ясалды. Эш бирүчеләрнең заявкалары буенча белгечләрне сайлап алу, аерым HR-хезмәтләр күрсәтү, күпләп сайлап алу, белгечләрне укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге бар. «Демография» милли проектын гамәлгә ашыруның биш елында илнең 73 төбәгендә 562 модернизацияләнгән үзәк ачылды инде. Кадрлар үзәкләрен комплекслы модернизацияләү-интерьерларны үзгәртү һәм заманча визуаль пространство булдыру гына түгел, ә шулай ук хезмәткәрләрне укыту һәм үстерү дә ул. Проектны гамәлгә ашыру барышында мәшгульлек хезмәтләренең 20 меңнән артык хезмәткәре квалификация күтәрү программаларын узды, яңа белемнәр һәм һөнәри күнекмәләр алды, кадрлар һәм карьера консультантлары булды. 2019 елдан башлап Татарстан Республикасында «демография» милли проекты составына керә торган «мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла.