Бүген Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы ведомствоара эш төркеменең социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.К. Вафина рәислегендә чираттагы утырышы узды. анда гаилә тәрбиясенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча конкрет үтәү сроклары белән беркетмә карарлары кабул ителде.