2024 елның 8 ноябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр "Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы " ДКУ Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрә

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 8 ноябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Балык бистәсе, Ленин ур., 48 йорт. Чарада Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International