"Кәеф автобусы" акциясе

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне Ф.Әхмадиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Л.Г. Заһидуллина һәм Л. Р. Миңнегалиева "Кәеф автобусы" акциясендә катнаштылар. Иртәнге сәгатьләрдә Балык Бистәсе ПАТП ҖЧҖ директоры Хөснетдинов Илфат Миңнулла улы аларны автопаркта шатланып каршы алды. Укытучылар көзге яфраклар рәвешендә медальоннар, кабак һәм дөге белән пәрәмәчләр әзерләгәннәр, якты фотозона ясаганнар иде. "Полянка - социаль яклау" маршруты дәвамында алар пассажирларны тәмле күчтәнәчләр һәм матур бүләкләр белән каршы алдылар. Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен өченче буын кешеләре аларга бигрәк тә рәхмәтле булды. Изге теләкләр язылган шигырьләр һәркемнең кәефен күтәрде. Сәфәр кызыклы, изгелекле һәм бик җылы булып чыкты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International