Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2024 елның 22 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә: Корау төшү турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә   2024 елның 23-26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта туңтөшү көтелә: - 23 сентябрьдә урыны белән 0..-2°; - 24-25 сентябрьдә күпчелек территориядә 0.. -5°; - 26 сентябрьдә көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3°.  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Һавада һәм туфрак өстендә кырау төшкәндә халыкка киңәшләр. Кыраулар аркасында авыл хуҗалыгы культуралары - чәчәкләр һәм җимеш культуралар, җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсемлекләрне яклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча гамәли һәм еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыкчалы пленка, салам яисә камыш маты). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та сакларга мөмкин. Төтен шашкасына матдә катнашмасы тутырылган, ул, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүплеге, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары-акрын янучы (черегән) һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар.Эш шунда ки, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылысын бирергә мөмкинлек бирми. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International