Татарстанлылар Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә почта аша бушлай посылкалар җибәрә алалар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай посылка җибәрә ала. Бер җибәрүчедән посылкалар саны чикләнмәгән. Бушлай җибәрүдән, мәсәлән, башка төбәккә күчәргә мәҗбүр булган һәм үзләре белән кирәкле әйберләрне күбрәк алырга теләгән Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр яки чик буе территорияләрендә калганнарның туганнары файдалана ала. "Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте Boris.Slutskiy@russianpost.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International