2024 елның 8 сентябрендә барлык сайлаучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашырга чакырабыз

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 8 сентябрендә барлык сайлаучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашырга чакырабыз  Сайлау процессының төп моментлары турында искә төшерәбез. - Татарстан Республикасында 2024 елның 8 сентябрендәге сайлаулар көнендә онлайн-тавыш бирү каралмаган, ул традицион форматта, бер көн дәвамында узачак. Вакытыннан алда тавыш бирү дә каралмаган. - Үз участогыңның номерын РФ Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында, «Цифрлы сервислар»бүлегендә билгеләргә мөмкин. - Татарстан Республикасының башка торак пунктында булганда, факттагы булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү мөһим. Гариза бирергә мөмкин 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр-участок сайлау комиссиясенә (УИК). - Тавыш бирү чорында башка төбәкләрдәге гражданнар Татарстанда тавыш бирә алмаячак. Бинадан тыш тавыш бирү: Нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү бинасына килә алмаган сайлаучылар өчен (сәламәтлеге, инвалидлыгы, мохтаҗ затларны карау зарурлыгына һәм башка нигезле сәбәпләргә бәйле) өйдә тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Бу очракта 2024 елның 29 августыннан 8 сентябрендә 14.00 сәгатькә кадәр теркәлү урыны буенча УИКка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон аша, шәхсән яки өченче зат аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар туган очракта яки өстәмә мәгълүмат алырга кирәк булганда, ТИК яки УИКка мөрәҗәгать итегез. Сайлауларда катнашу-ул хокук кына түгел, һәр гражданның җаваплылыгы да.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International